Барлык яңалыклар
Шәхес
4 февраль 2023, 13:26

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (3)

– Менә, энем, синең караватың... Һич тә борчылма, изге урын бу: әле берничә көн элек кенә шушында карчыгым җан тәслим кылды...

Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (3)
Илдар ЮЗЕЕВ мәзәкләре (3)

Күктән алган

 

Редакция ишегеннән бер абзый килеп керде дә:

– Минем бер генә шигырь, немедленно басыгыз! – диде.

– Башта укып карыйк, – мин әйтәм.

– Укып та тормагыз, – ди абзый, – моны басмый калу мөмкин түгел.

– Ник шулай бик ышанып әйтәсез?

– Мин күкләр белән бәйләнгән зат. Бу шигырьне миңа күктән бирделәр.

Мондый шигырьгә тиз генә бәя бирә алмавымны әйтеп, алып калдым.

Берничә көннән ул басылып чыккан шигырен сорап керде. Мин язманың басарлык булмавын аңлатырга тырыштым.

– Бу фикер белән килешә алмыйм. Мин аны күктән алдым!

– Мин үзем дә күкләр белән бәйләнгән зат. Мин дә алар белән бәйләнешкә кердем.

– Ни дип әйттеләр?

– Ул аны күктән түгел, күттән алган, – диделәр...

Карт авторым үпкәләмәде дә, елмаймады да. Күкләр бәясе белән килеште булса кирәк...

 

 

Якташка хөрмәт

 

60нчы елларда Муса Җәлилнең туган якларына – Оренбург өлкәсендәге бер авылга килдек. Ялгызы гына яшәүче бер абзыйга фатирга керттеләр. Абзыйның кәефе бәйрәмчә. Бераз гына төшереп тә алган. Рафаэль Мостафинның якташ икәнен белгәч, аңа өстенлек күрсәтергә теләп, иң яхшы урынны аңа тәкъдим итте:

– Менә, энем, синең караватың... Һич тә борчылма, изге урын бу: әле берничә көн элек кенә шушында карчыгым җан тәслим кылды...

Әдәби кичәдән соң без ул өйгә кайтмадык, әлбәттә.

 

Фото: matbugat.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: