Хатыным Тәфтилә сөйли:
“50нче елларда мәктәптә укыганда (Башкортстанның Тәтешле районы), пионер лагерена җибәрделәр. Бервакытны су коенганда, бата башладым. Вожатыебыз Әнгам абый коткармаса, су төбенә китә идем...”
...Булачак хатынымны коткаручы кеше – Башкортстанның танылган шагыйре һәм драматургы Әнгам Атнабаев, Азамат исемле малаен ияртеп, Казанга килде. Аларны Аккош күленә алып киттек. Көн бик эссе иде. Иделдә су коенабыз. Шул вакыт күрәбез: Атнабайның йөзә белми торган Азаматы юкка чыкты... Моны күреп калган Тәфтилә, күз ачып йомганчы, Азаматны су төбеннән сөйрәп чыгарды.
Хәзер бу ике вакыйганы, очрашкан саен, көлеп искә төшерәбез: чыннан да, Атнабай дус коткармаса, хатынымнан колак каккан булыр идем.
Бу хакта берничә мәртәбә хикәя язарга дип омтылып та, язмый калдым: укучылар барыбер ышанмаслар: “Ясалма, тормышта алай булмый”, – диярләр иде...
Фото: “Тулпар” архивыннан.