Барлык яңалыклар
Шәхес
21 ноябрь 2022, 21:19

Бүген язучы Заһит МУРСИЕВның туган көне

Тавык төшенә тары керә, күп уйлана торгач, минем төшкә Газраил керде.

Бүген язучы Заһит МУРСИЕВның туган көне
Бүген язучы Заһит МУРСИЕВның туган көне

Арба

 

Тавык төшенә тары керә, күп уйлана торгач, минем төшкә Газраил керде. Миннән сынау ала, имеш. Гөнаһларымны бер якка, изгелекләремне икенче якка аерып куеп, мине тәмугка атаргамы, әллә оҗмах юлына бастырыргамы дип чамалый. Тик, чамалап торасы юк, гөнаһларым К-700 арбасы, ә савапларым кул арбасы. Гөнаһ арбасын кузгатып карадым, дәү булса да җиңел икән, гөнаһ кылуы җиңел шул, сизми дә каласың. Ә изгелек арбасы бик авыр. Гомер буе ак йөз, пакь намус саклавы авыр ул. Ә Газраил ашыктыра: «Тизрәк бер арбаны сайла да, сыпырт тиешле юлдан!» - ди.

Уянып киттем. Кызганыч, белми калдым, әллә мин җиңел арбага кызыгып тәмуг юлын сайладым, әллә инде уфтана-уфтана авыр арба сөйрәп оҗмах юлыннан киттем. Һәй, нәрсәгә борчылам, бу бит төш кенә, оныт та куй. Чыннан да, юкны уйлап утырганчы, чыгып кул арбасын төзәтеп куйыйм әле. Бәлки, кирәге чыгар...

 

Заһит Мурсиев фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: