Русия Президенты Владимир Путин актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Уфа блогеры Рөстәм Нәбиевны Дуслык ордены белән бүләкләде. Бу хакта 15 ноябрьдә Башкортстанның Чакмагыш районы башлыгы Реканс Ямалиев хәбәр итте.
– Барлык чакмагышлылар Рөстәм Нәбиевны беләләр, аның социаль челтәрләрдәге казанышларын күзәтәләр һәм аның белән горурланалар. Ул үзенең тәвәккәллеге, ныклыгы һәм ихтыяр көче белән барыбызны да гаҗәпләндерә. Ул үз гаиләсен яраткан чын ир-егет үрнәге һәм Ватанының чын патриоты, – дип язган Реканс Ямалиев.
Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиев Омск янында 2015 елда ВДВ казармасы җимерелеп, аяксыз калган иде. Соңыннан ул спортта уңышларга иреште, ләкин спорт түрәләре аның тәнкыйтьләреннән соң егетне командаларыннан чыгардылар. Аннан Рөстәм блогер буларак уңышлы карьера булдыра алды. 2020 елда ул куллары ярдәмендә Эльбруска менде. Нәбиев иҗтимагый проблемалар турында да күп тапкыр язды. Шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы мохит булмауны тәнкыйтьләде. Агымдагы елның июнь аенда ул Уфа мэрының киңәшчесе итеп билгеләнде.
Фото: Рөстәм НӘБИЕВның Телеграм каналыннан.