Бүген ул Мәскәүдә, Федерация советында Русия Герое Владимир Легошин һәм сенатор Лилия Гомәрова кулларыннан “Каһарманлык күрсәткәне өчен” медален алды. Медаль “Герой балалар” бөтенрусия гражданлык-патриотик проектын йомгаклау чарасында тапшырылды.
Арыслан Шәфыйков әлеге бүләккә өлкән яшьтәге күршеләрен янгыннан коткарганы өчен лаек була.
14 мартта Күгәрчен районының Морак авылында бер шәхси мунчада янгын чыга. Ут тиз арада картлар яшәгән йортны да ялмап ала. Батыр үсмер, гомерен аямыйча, тәрәзә аша янган өйгә үтә. Аягы ампутацияләнгән 68 яшьлек ир-атны тәрәзә аша чыгара, аннары инвалид коляскасын һәм култык таякларын да тышка алып чыга. Соңыннан 67 яшьлек хатынга тәрәзә аша чыгарга ярдәм итә. Шулай итеп, гаилә исән кала.
Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә түбәндәге сүзләрне язды:
– Арыслан Шәфыйков кебек егетләрдән чын ирләр үсеп чыга, – диде ул.
Фото: Башинформ