Әйткәндәй, бу Ләйсәннең беренче бүләге генә түгел. Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры карарына ярашлы, 2021 елда ул туган телләрне өйрәнүдәге казанышлары өчен бөек мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акмулла исемендәге стипендия белән бүләкләнгән иде.
Ләйсән Рәмзил кызы Катиева чыгышы белән Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә-Тамак авылыннан. Күрше Иске Каразирек урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлау белән, ул, озын-озак уйлап тормыйча, документларын Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар-рус бүлегенә тапшыра. Бүген ул “Педагогик белем бирү (татар теле һәм әдәбияты, рус теле)” белгечлеге буенча бакалавриатның V курсында белем ала. Уку алдынгысы.
Сәләтле кызга туган тел серләре коесын энә белән казу эшендә яңа уңышлар телибез!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.