Барлык яңалыклар
Шәхес
26 октябрь 2022, 21:10

Прокаттан бүләк

Бер айлап вакыт үткәннән соң Алик Локманов сәер хат ала.

Прокаттан бүләк
Прокаттан бүләк

Бөтен көнкүреш әйберләре дефицит булган чакта була бу хәл. Композитор Алик Локмановның туган көненә дуслары тузан суырткыч бүләк итә. “Без бу нәрсәне эшләтеп карадык, тузанны су кебек эчә”, – диләр алар бүләкне мактап. Мондый техника сатуда булмаган заманда бүләк аеруча композиторның хәләл җефетенә бик ошый.

Бер айлап вакыт үткәннән соң Алик әфәнде сәер хат ала, анда болай дип язылган була:

“Хөрмәтле иптәш Локманов! Тузан суырткычның куллану вакыты чыкты. Аны кичекмәстән китереп тапшыруыгыз сорала”.

Баксаң, дуслары шаярып аңа бу әйберне прокат ательесыннан алып китергәннәр икән.

 

Фото: Алик ЛОКМАНОВ.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: