Элвин Грей мобилизацияләнгәннәрне Казандагы җыю пунктында Башкортстан егетләре белән очрашкан. Артист хәрби хезмәткәрләр белән бергә күмәкләп җырлар да башкарган. Бу хакта Калтасы районыннан хәрби хезмәткә чакырылучы Иван Воробьев социаль челтәрләрдә хәбәр итте. “Якташыбыз Радик Юлъякшинны Казанның уку үзәгендә мобилизацияләнүчеләр янында кунакта күрү көтелмәгән хәл булды! Фотога төштек, җырлар җырладык!” – дип язган ул.
Исегезгә төшерәбез, Казаннан тыш, Башкортстан егетләрен Сарытау, Пенза, Вольск һәм Елань шәһәрләренә дә җибәрәләр.
Башкортстанның Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин үзенең социаль челтәрләрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчының әнисенә ничек ярдәм итүләре турында язган. Мәсәлән, контракт буенча хезмәт иткән Марат Мостафин 2022 елның маенда үз бурычын үтәп һәлак булган. Егет туган авылы Кече Таҗи авылында йорт салу хыялы белән яшәгән булган. Бу хакта Марат истәлегенә матәм митингында әнисе Зөлфирә Шәмсиәхмәт кызы сөйләгән. Хакимият егетнең хыялын тормышка ашырып йорт салып биргән.
Фото: социаль челтәрдән.