Барлык яңалыклар
Шәхес
5 сентябрь 2022, 18:25

Роберт МИҢНУЛЛИН Президентлардан да шагыйрь ясый!

Бүген Казанда, Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин яшәгән йортта аның истәлегенә тактаташ ачылды. Тантанада Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе язган шигырь юлларын укыды.

Роберт МИҢНУЛЛИН Президентлардан да шагыйрь ясый!
Роберт МИҢНУЛЛИН Президентлардан да шагыйрь ясый!

Минтимер ага авызыннан бу шигырь түбәндәгечә яңгырады:

Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле –

Шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме?

Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк!

Роберт иҗат чишмәсе эчеп туймас гаделлек.

Беренче Президент әйтүенчә, бу юллар аның йөрәгеннән чыккан.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Казанның Толстой урамында шагыйрь яшәгән йортта тактаташны ачу тантанасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Марат Әхмәтов, язучылар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыелган иде.

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ үз чыгышын Роберт Миңнуллинның «Бәхетле булыгыз!» шигыре белән башлады. «Без якын дуслары аның шагыйрьлеген яратабыз һәм сагынабыз. Роберт үзенең шагыйрьлеге белән ике республика укучыларының йөрәген яулап алды. Беренче чиратта ул әнкәйләрне үлемсез итеп пьедесталга күтәрде», – диде Рәдиф Гаташ каләмдәше турында.

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина барлык килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. «Робертның киткәненә өч ел булып килә. Без аны гел юксынабыз. Язмышы шулай булгандыр», – дип башлады ул.

«Роберт халыкчан булды, гадел булды. Аны бик яраталар иде, чират торып фотога төшәләр иде. Ул алга бара торган кеше. Нинди генә очрашу булса да бара иде. Халыкка якын булганга яратканнардыр аны», – диде Клара Миңнуллина.

Бүген ачылган мемориаль тактаның авторы – Тимофей Тюрин.

Фото: https://tatar-inform.tatar

Роберт МИҢНУЛЛИН Президентлардан да шагыйрь ясый!
Роберт МИҢНУЛЛИН Президентлардан да шагыйрь ясый!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: