Барлык яңалыклар
Шәхес
2 сентябрь 2022, 12:16

Горбачевны Ельцин кебек зурлап җирләмәячәкләр

Михаил Горбачев  Русия хакимнәре арасында озын гомер буенча  рекорд куйды, ил башларыннан бары тик   Александр Керенский гына 89 яшенә җитә алган иде. Хрущёв – 77, Ельцин – 76, Брежнев һәм Сталин – 75 ел яшәгән иде.

Горбачевны Ельцин кебек зурлап җирләмәячәкләр
Горбачевны Ельцин кебек зурлап җирләмәячәкләр

Ул 30 август кичендә авыр һәм озак авырганнан соң 92нче яшендә  вафат булган иде.

Михаил Горбачев  – СССРның соңгы җитәкчесе, Русия хакимнәре арасында озын гомер буенча  рекорд куйды, ил башларыннан бары тик   Александр Керенский гына 89 яшенә җитә алган иде. Хрущёв – 77, Ельцин – 76, Брежнев һәм Сталин – 75 ел яшәгән иделәр.

2016 елның ноябрендә аңа Мәскәү клиникасында кардиостимулятор  урнаштырылган иде. 2020нче елдан башлап табиблар аңа бөер диализы һәм кан чистарту үткәреп тордылар.

СССРның беренче Президентының җеназасы Русиянең беренче Президенты Борис Ельцинның җеназасына охшамаячак. Матәм һәм турыдан-туры трансляция уздырылмаячак. Михаил Горбачев белән хушлашу шимбә көнне Союзлар йортының Колонналар залында узачак, шуннан соң аны хатыны Раиса янына Новодевичьево зиратында җирләячәкләр.

Владимир Путин  эш визиты белән Калининград өлкәсенә китәр алдыннан  үзәк клиник хастаханәгә килеп, Михаил Горбачевның табутына чәчәкләр салды. Ул Горбачевны җирләү чарасында катнашмаячак.

 

Фото: anticwar.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: