Барлык яңалыклар
Шәхес
1 август 2022, 14:47

Дилә апа БУЛГАКОВА Казанга Тукай белән бергә китте!

Шагыйрә Бөтендөнья Татар конгрессының VIII Корылтаена сәйләннәрдән үзе чиккән Тукай портретын һәм “Тукайлы Казан” дип аталган шигырен бүләк итте.

Дилә апа БУЛГАКОВА Казанга Тукай белән бергә китте!
Дилә апа БУЛГАКОВА Казанга Тукай белән бергә китте!

29 июльдән башлап 2 августка кадәр Татарстанның башкаласы Казанда Бөтендөнья Татар конгрессының VIII Корылтае бара. Уфа кунаклары арасында быел үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләүче танылган шагыйрә, язучы Дилә апа Булгакова да бар. Ул мәртәбәле җыенга буш кул белән килмәгән, бүләккә бөек Тукаебызның төсле сәйләннәр белән чигелгән портретын һәм даһиебызга багышлап язылган шигырен дә алып килгән. Портретта һәм шигырьдә Дилә апабызның күз нурлары да, күңел яктылыгы да бердәй чагыла.

Дилә БУЛГАКОВА

ТУКАЙЛЫ КАЗАН

Язмыш аны камчылады,

Габдулла – бала.

Олы талант бүләк итте

Илаһым аңа.

 

Иҗат җимеше җимешле,

Мул үзе – төрле.

Матур да ул, соклангыч та –

Шагыйрьнең теле.

 

Үз телендә сөйләшкән ул,

Шул телдә язган.

Аның эзләрен саклыйдыр

Тукайлы Казан!

Уфа – Казан, 1 август, 2022 ел.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.

Дилә апа БУЛГАКОВА Казанга Тукай белән бергә китте!
Дилә апа БУЛГАКОВА Казанга Тукай белән бергә китте!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: