Барлык яңалыклар
Шәхес
16 июнь 2022, 10:02

Элвин Грей ни өчен Асаеваның ире Виллиның “сабагын” укытмый?

Гөлназ Асаеваның ире  “тыелган” җырлар башкаруы турында сөйләде.

Элвин Грей ни өчен Асаеваның ире Виллиның “сабагын” укытмый?
Элвин Грей ни өчен Асаеваның ире Виллиның “сабагын” укытмый?

Күптән түгел татар һәм башкорт  эстрадасы йолдызы Гөлназ Асаеваның тормыш иптәше Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) авыл мәдәният йортларының берсендә барган  концерты вакытында тамашачыларның  гадәти булмаган соравына җавап бирде. Эш шунда, Вилли “Elvin Grey Music”, ягъни,  Радик Юльякшин төркемендә  иҗат иткән җырларны башкара. Вилли ул төркемне ташлап киткәч, элекке продюсерлык проекты кысаларында  язылган барлык җырларны башкару хокукын югалтырга тиеш. Ул моны Элвин Грейдан  рөхсәт алуы белән аңлатты.

Шәмсетдинов Вилдан Илдар улы 1996 елның 4 августында Башкортстанның Куергазы районы Яңа Мораптал авылында туган. Туган авылына Уфага караганда Оренбург якынрак булу сәбәпле, шунда күчеп  китә, мәктәпне тәмамлаганнан соң  Оренбург мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала. Аннан соң укуын ташлап Казанга күчеп китә. Татарстан башкаласында Вилдан Казан дәүләт мәдәният институтына театр факультетына укырга керә. 2016 елдан  җырлар яза башлый.

 

Фото: shahrikazan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: