1988 елда аңа нибары 18 яшь тулган була. Хәрби хезмәткә яңа чакырылган яшь егет Әфган сугышына килеп эләгә. Бәрелешләрнең берсендә мөҗәһитләр аны әсирлеккә төшерәләр. Алты ел гомерен Юрий зинданда үткәрә. Бер әфган бае аны үзенең колы итеп тота, икмәк һәм су хакына көне-төне эшләтә.
Хәлсезлектән үлем хәленә җиткән Юрийга сайлау хокукы бирелә: я аны атып үтерәләр, я ул Ислам динен кабул итә. Юрий ислам динен сайлый, исемен Майсуллога алмаштыра. Гөләләй исемле әфган кызына өйләнә, ике уллары туа.
Юрий – Майсулло әфганнарда зур абруй казана. Аны “алтын куллы” дип йөртәләр, кушаматы “электрик” була. Ни өчен, дисезме? Ул кишлак аша үткән инешне буып, электр станциясе төзи, аккумуляторларны “тукландыра”. Туган ягында исә ул “хәбәрсез югалган” булып исәпләнә.
1994 елда ул тәү тапкыр Русиягә кайта, ләкин Ватаны аны “сатлыкҗан”га исәпләп, кабул итми. Юрий – Майсулло кабат Әфганстанга китәргә мәҗбүр була.
2006 елда ул кабат Башкортстанның Бәләбәй районы Приют поселогына кайта “Башнефть” системасына бик бәләкәй хезмәт хакына эшкә урнаша. Гаиләсе белән әбисеннән калган кечкенә йортта гомер кичерә.
Русиягә кайтса да, Юрий – Майсулло Ислам диненнән баш тартмый, биш вакыт намазын калдырмыйча яши. Приютовода 2013 елда ачылган мәчетне төзүгә кул көче белән дә, акча белән дә зур ярдәм күрсәтә. Эчми, тартмый. Менә шундый язмыш.
Наил ЗАҺИДУЛЛИН.
Чыганак: https://vk.com/belebeuz