+23 °С
Ачык
Уфа мэриясенең коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерүгә алынырга теләүчеләрне эзли.
Контракт 15,4 миллион сум тәшкил итә. Гаризалар июнь ахырына кадәр кабул ителәчәк. Бу хакка, һәйкәлне яңартудан тыш, аның тирә-ягын төзекләндерү һәм һәйкәл урнаштырылган калкулыкны сугарып тору корылмалары урнаштыру да керә.
Узган ел һәйкәл эченә кереп видеога да төшергән иделәр. Аңа караганда, һәйкәл эчендә тишекләр һәм кош оялары булуы ачыкланган. Һәйкәл урнаштырылган нигез дә ныгытуга мохтаҗ.
Салават Юлаев һәйкәле алдагы елның мартына кадәр төзекләндерелеп бетәргә тиеш.
Фото: stihi.ru