Барлык яңалыклар
Шәхес
31 Май 2022, 22:21

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (2)

Бер заман күк җиргә кәфен булмасмы? Сугыш була калса, аның шулай булуын көт тә тор.

Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (2)
Марат КӘРИМОВ. Утырып уйлар уйладым (2)

* * *

Эш хакын мыскал белән генә бирәсең. Мыскыл итүең шулмы?

 


* * *

Яз. Агачларга кан йөгерде – яфраклары яшелдән.

 


* * *

– Әти, кем ул карьерист?

– Ул, улым, карьерда эшләүче була. Минем кебек.

 


* * *

Бер заман күк җиргә кәфен булмасмы? Сугыш була калса, аның шулай булуын көт тә тор.

 


* * *

– Быел Агыйдел нык саекты. Сәбәбе нидә икән?

– Саегыр да шул. Н. яңа роман язып бетте бит.

 


* * *

Коллективка эчмәгән-тартмаган хезмәткәр килә. Барсы да аңа шикләнеп карыйлар: бер дә юньлегә түгел бу!

 


* * *

Бергә җыелсалар, кем нәрсә турында сүз алып бара: балалар – кәнфит, уенчык турында, яшьләр – мәхәббәт, картлар – чирләр турында.

 


* * *

Финляндиядәге татар миллионеры Казанга килә. Шагыйрь Мостафа Ногман белән дуслашып ала. “Кайткач бүләк җибәрәм, дип, Мостафаның, хатынының кием үлчәмнәрен алып китә. Болар да җавапсыз калмыйбыз дип, аны сыйлап, кыйммәтле бүләкләр биреп озаталар.

Бер елдан соң теге миллионер тагы килә. Бүләк алырга да онытмаган – Мостафага галстук, хатынына кулъяулык тапшыра. Симергән саен тавыкның күте бөрешә шул.

Моны Мостафа Ногман көлеп сөйләде. Көләрлекмө бу?

 


Фото: Мунир ВАФИН

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: