Барлык яңалыклар
Шәхес
30 Май 2022, 22:23

“ДДТ” төркеме башы Юрий Шевчукны судка тарттыра алмадылар

Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының рәсми белдерүеннән күренгәнчә, чыгыш вакытында музыкант “провокацион сүзләр”гә юл куйган.

“ДДТ” төркеме башы Юрий Шевчукны судка тарттыра алмадылар
“ДДТ” төркеме башы Юрий Шевчукны судка тарттыра алмадылар

Санкт-Петербург суды Уфа полициясенә “ДДТ” рок-төркеме лидеры Юрий Шевчукка каршы эшне кире кайтарды.

Исегезгә төшерәбез, полиция Юрий Шевчукка 18 май көнне “Уфа-Арена” да узган концерттан соң беркетмә төзегән иде. Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының рәсми белдерүеннән күренгәнчә, чыгыш вакытында музыкант “провокацион сүзләр”гә юл куйган. Атап әйткәндә, Русия Кораллы көчләренә ил һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен яклау максатларында куллануга каршы сүзләр әйткән. Шуннан соң полиция музыкантка армияне дискредитацияләү турында беркетмә төзегән иде. Санкт-Петербургның Дзержинский район суды Уфа полициясенә “ДДТ” рок-төркеме лидеры Юрий Шевчукка карата Русия армиясен дискредитацияләү турындагы административ эш материалларын кире кайтарды. Судларның берләштерелгән матбугат хезмәте хәбәреннән күренгәнчә, музыкантка беркетмә хокук бозулар белән төзелгән. Беркетмәдә хокук бозу вакыйгасы язылмаган, Русия Кораллы көчләрен куллануга каршы халык алдында өндәмәләр күрсәтелмәгән. Әлеге җитешсезлек җитди булып тора һәм эш судта карала алмый, дип табылган.

 


Фото: medikforum.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: