Барлык яңалыклар
Шәхес
29 Май 2022, 23:04

Хөкүмәттәге иң бай кеше

Салым декларацияләренә караганда Башкортстан Хөкүмәте җитәкчесе Андрей Назаров түрәләр арасында иң “хәлле” кеше.

Хөкүмәттәге иң бай кеше
Хөкүмәттәге иң бай кеше

2021 елда Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров 5,7 миллион сум акча эшләгән. Аның милкендә ике “HARLEY-DAVIDSON FXSBSE” мотоциклы, шулай ук 63 квадратлы кунакханәдәге номер, 304, 9 квадрат метрлы йор, 96 һәм 397 квадрат метрлы фатирлар, шәхси йортта 72 квадратлы өлеш һәм 10 сутыйлы җире бар. Ул биш машина урыны да декларацияләгән.

Ә менә Андрей Назаровның хатыны узган ел 1,9 миллиард сум акча эшләгән. Аның милкендә “Bentley Bentayga”, “Mercedes-Benz Maybach 57S”, “Mercedes-Benz ML3 AMG” машиналары һәм тагын өч “HARLEY-DAVIDSON” мотоцикллары.

Моннан тыш, аңа 16 урында җир кишәрлегә, 951 квадрат метр мәйданлы йорт, 33,9 һәм 128,3 квадрат метрлы ике фатир, 42,4 квадрат метрлы тагын бер фатирда өлеш, шулай ук биш машина урыны бар. Ул тагы гадәти булмаган мөлкәткә ия, милкендә ике газүткәргеч участогы бар: берсе 250 метр, икенчесе 325 метр.

Башкортстан парламентындагы иң бай кеше Андрей Назаровның улы Денис Назаров. Узган ел ул 398 миллион сумнан артык табыш декларацияләгән. Шулай ук аның милке алты кишәрлектә, бер фатирда һәм сигез торак булмаган бинада өлешләре бар. Денис Назаровның автопаркында ике чит ил машинасы: “Mercedes-Benz Vianco CDI2.2” һәм “Toyota Alphard”.

 


Фото: resbash.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: