Барлык яңалыклар
Шәхес
27 Май 2022, 22:50

Уфада язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу узды

Язучы 72 яшьтә икәнлеген искә төшерде, барлыгы 53 китап чыгаруын әйтте.

Уфада язучы Фәүзия Бәйрәмова  белән очрашу узды
Уфада язучы Фәүзия Бәйрәмова белән очрашу узды

Язучы сүзен иҗаты белән таныштырудан башлады. Үзенең Уфада иҗади очрашуда бер генә тапкыр – 1987 елда, 32 яшендә булуын, бүген 72 яшьтә икәнлеген искә төшерде, барлыгы 53 китап чыгаруын телгә алды. Аларның дистәгә якыны гына казна акчасына, калганнарының үз исәбенә нәшер ителүен сөйләде. Фәүзия Бәйрәмова беренче китабы – “Болын”ны язгандагы Фәүзия Бәйрәмова белән хәзерге “Һиҗрәт” романын язгандагы Фәүзия Бәйрәмова арасында зур аерма булуын әйтте. Башта романтик булса, хәзер кырыс хакыйкатькә кереп китүен, тарихи әсәрләр язуын сөйләде:

– Мәкалә язу – бер әйбер, урам җыеннарында сөйләү – икенче, ләкин зур тарихи әсәрләр язып калдыру бөтенләй башка.

Бездә иң йомшак әсәрләр – тарихи әсәрләр. Татарда тарихи әсәрләр язучылар бармак белән генә санарлык. Алар: Нурихан Фәттах, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Вахит Имамов һәм мин. Минем төп темаларым – көчләп чукындырулар һәм репрессияләр, – диде Фәүзия Бәйрәмова.

Фәүзия Бәйрәмова чыгышыннан соң сорауларга җавап бирде.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: