Барлык яңалыклар
Шәхес
27 Май 2022, 22:47

Ризаэтдин Фәхретдин каберлеге яңартылды

Бу эшләрнең чыгымын “Татнефть” күтәргән.

Ризаэтдин Фәхретдин каберлеге яңартылды
Ризаэтдин Фәхретдин каберлеге яңартылды

Уфаның “Мөселман зираты”нда мәгърифәтче, галим, дин белгече, мөфти Ризаэтдин Фәхретдиннең каберлеге яңартылды. Мәрәсимдә Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, “Татнефть” компаниясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм башка шәхесләр катнашты.

Ризаэтдин каберенең ике ягындагы уллары – 2 яшендә мәрхүм булган Хәсән һәм 61 яшендә бакыйлыкка күчкән Габдрәшит, шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин кабере каршындагы 1 яшендә бакыйлыкка күчкән улы Хәсәннең кабер ташлары да яңартылган. Каберләргә кадәр юл да төзекләндерелгән. Бу эшләрнең чыгымын “Татнефть” күтәргән.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: