+13 °С
Болытлы
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ВКонтакте челтәренә ишәк белән төшкән фотосын куеп үзен дә ишәк белән чагыштыра. Бу чагыштыруда ул акыл түгел, ә холыктагы тискәрелекне күз уңында тоткан. Фото астына ул шаяртып “Бер үк төрле характердагы персонажлар” дип язып куйган. Башкортстан Башлыгының социаль челтәрдәге укучылары аның юмор хисенә югары бәя биргән. Чыннан да, кешенең тискәре сыйфатын белеп, үз-үзенә тәнкыйть белән каравы аның кимчелекләре өстендә эшләве турында сөйли.
Күптән түгел Радий Хәбиров җилкәсенә тәкә салып төшкән фотосын да куйган иде.
Фото ВКонтакте челтәреннән.