Барлык яңалыклар
Шәхес
30 апрель 2022, 14:18

Ришат Төхвәтуллинны Бориска әйләндергәннәр

Популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин мошенниклардан зыян күргән.

Ришат Төхвәтуллинны Бориска әйләндергәннәр
Ришат Төхвәтуллинны Бориска әйләндергәннәр

Аның фотосын ябыктыру өчен куллана торган бер БАД астына куйганнар. Бу хакта Ришат Төхвәтуллин үзе социаль челтәрләрдә сөйләде. Аңа караганда, реклама буклетында товарларга бәяләмәләр бүлегендә Екатеринбург шәһәреннән килгән бер Борисның тарихын урнаштырганнар. Яшь кешенең фотосурәте астында аның ябыгырга һәм спорт белән шөгыльләнергә тырышуы, шулай ук Борисны 21 килограммга ябыктырган гаҗәеп чара турында сөйләнә. Әмма фотода сурәтләнгән ир-ат Борис түгел, ә популяр артист Ришат Төхвәтуллин булып чыкты.

– Шулай да мин, чыннан да, 10 килограммга ябыктым, тик аларның препаратларын файдаланып түгел. Нинди генә шарлатан кешеләр юк, – ди Ришат Төхвәтуллин. Язмасының ахырында ул “Бористан сезгә сәлам”, дип тә шаярткан.

Бу препаратларны халык алсын өчен ялган хатлар басулары турында сөйли. Шуңа рекламаларга ышанырга ашыкмагыз.

 


Фото социаль челтәрдән алынды.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: