Барлык яңалыклар
Шәхес
14 апрель 2022, 21:24

Рәдиф Тимершин иҗаты үлемсез

Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында күренекле сатирик, шагыйрь Рәдиф Тимершинның тууына 75 ел тулуга багышланган иҗат һәм хәтер кичәсе узды.

Рәдиф Тимершин иҗаты үлемсез
Рәдиф Тимершин иҗаты үлемсез

14 апрель Уфаның “Нур” татар дәүләт театрында күренекле сатирик, шагыйрь Рәдиф Тимершинның тууына 75 ел тулуга багышланган иҗат һәм хәтер кичәсе узды. Чарада Башкортстанның халык язучысы Марсель Сәлим, шагыйрьләр Дилә Булгакова, Мөнир Вафин, Илдус Фазлетдинов, Нурлан Ганиевлар истәлекләре белән бүлештеләр. Башкортстанның халык артистлары Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, “Нур” театры артистлары Гөлназ Биктимерова, Руслан Хисаметдинов Рәдиф Тимершин сүзләренә җырлар, интермедиеләр башкардылар. “Кызыл таң” журналисты Резеда Вәлитова һәм “Шәрык” радиосының алып баручысы Зәлия Хисами Рәдиф Тимершин турында истәлекләре  белән бүлештеләр, аның әсәрләрен укыдылар. Чарада “Нур” театры артистлары шагыйрьнең шигырьләрен укып ишеттерде.

Кичә ахырында Рәдиф Тимершинның хатыны Филзә Тимершина

әлеге чараның өч датага туры килүен әйтте. Аның сүзләренчә, кичә Рәдиф Тимершинның – 75, мәрхүм булуына –  5, гаилә коруларына – 50 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Чара бик җылы, мавыктыргыч, кызыклы итеп оештырылган. Тамашачылар театр әһелләренә, Язучылар берлегенә рәхмәтле булуларын әйтеп, шундый чараларны ешрак уздыру кирәклеген белдерделәр.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: