Барлык яңалыклар
Шәхес
26 март 2022, 10:36

Динара ХАРИСОВА – Русиянең иң яхшы укытучысы!

Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбеннән Динара ХАРИСОВА татар теле һәм әдәбияты буенча “Русиянең иң яхшы укытучысы” булып танылды.

Динара ХАРИСОВА – Русиянең иң яхшы укытучысы!
Динара ХАРИСОВА – Русиянең иң яхшы укытучысы!

“Русиянең иң яхшы укытучысы”  бөтенрусия конкурсының төбәк этабына йомгак кичә, 25 мартта, Казан шәһәрендә ясалды. Татар теле һәм әдәбияты буенча “Русиянең иң яхшы укытучысы” исеменә Башкортстанның Уфа районы Михайловка урта мәктәбеннән Динара ХАРИСОВА лаек булды. Конкурсның финалында Русиянең төрле төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән унбер туган тел һәм әдәбият укытучысы катнашты.

Динара Радик кызы ХАРИСОВА – чыгышы белән Краснокама районы кызы. Былтыр, 2021 елда, ул Башкортстанда узган татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” конкурсыныда җиңү яулаган иде.

Якташыбызны барлык укучыларыбыз исеменнән чын күңелдән котлыйбыз һәм тынгысыз хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез!

Фотолар Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан бүлекчәсе интернет-сәхифәсеннән алынды.

Динара ХАРИСОВА – Русиянең иң яхшы укытучысы!
Динара ХАРИСОВА – Русиянең иң яхшы укытучысы!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: