Барлык яңалыклар
Шәхес
23 март 2022, 17:04

Әлиф ГАЛИМОВ вафат

Сатира-юмор яратучылар үзләренең  яраткан авторын югалтты.

Әлиф ГАЛИМОВ вафат
Әлиф ГАЛИМОВ вафат

Сатира-юмор яратучылар үзләренең  яраткан авторын югалтты. 23 март Әлиф Габдулла улы Галимов арабыздан китте.

Ул 1957 елның 5 декабрендә Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.

Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга шигырьләр язды. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлаган иде. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар” һәм “Һәнәк”, Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып торды. Ул “Балкыш” конкурсы, “Илһам чишмәләре” шигърият фестивале, “Тулпар” журналы  лауреаты булды. Башкортстан “Китап” нәшриятында бер китабы чыгарга чират көтеп ята, икенчесенең кулъязмасын тикшертү өчен Башкортстан Язучылар берлегенең сатира-юмор секциясенә тапшырган иде.

Мәрхүмне 24 март туган ягына озатачаклар, ул Иске Күчәрбай авылында җирләнәчәк.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: