Барлык яңалыклар
Шәхес
17 март 2022, 10:12

Г. Ибраһимовның тууына 135 ел

Быел Г. Ибраһимов премиясенә якташыбыз, филология фәнәре докторы Рамил Исламов һәм Авыргазы район китапханәсендә озак еллар мөдир булып эшләгән Зәмирә Хөсәенова лаек булды.

Г. Ибраһимовның тууына 135 ел
Г. Ибраһимовның тууына 135 ел

12 мартта  Авыргазы районының Солтанморат авылында күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның  135 еллыгына багышланган тантаналы чаралар узды. Бәйрәм Галимҗан Ибраһимов бюстына чәчәкләр салудан башланды һәм  әдипнең музеенда дәвам итте. Авыл мәдәният йортында узды кунакларны Авыргазы районы хакимият башлыгы Арыслан Шагаретдинов,  Башкортстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Нурлан Ганиев, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Альбина Хәлиуллина, Бөтендөнья Башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, озак еллар Башкортстан республикасы төзелеш министры булып хезмәт иткән,  90нчы елларда Г. Ибраһимов музеен булдыруга күп көч куйган Миңнерәис Усманов сәламләде.  Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты галиме, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм Татарстан язучылары берлегенең урынбасары, шагыйрә Илсөяр Ихсанова Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгын әдипнең Солтанморат авылындагы музеена бүләк итте.  Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин  авыл китапханәсенә дистәләгән китаплар тапшырды.⠀
Галимҗан Ибраһимов исемендәге премиянең быелгы  лауреатлары  -- Татарстан Фәннәр академиясе галиме, филология фәнәре докторы, Балтач районы егет  Рамил Исламов һәм Авыргазы район китапханәсендә озак еллар мөдир булып эшләгән Зәмирә Хөсәенова. Котлыйбыз!

Чыганак һәм фотолар: БТКның Башкортстандагы вәкиллегенең социаль челтәрләрдәге төркеме.

Г. Ибраһимовның тууына 135 ел
Г. Ибраһимовның тууына 135 ел
Г. Ибраһимовның тууына 135 ел
Г. Ибраһимовның тууына 135 ел
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: