Барлык яңалыклар
Шәхес
10 март 2022, 14:54

Әбелхәер Сафиуллин вафат

Уфа “Нур” татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе,  режиссер Абылхәер Касыйм улы Сафиуллин арабыздан китте.

Әбелхәер Сафиуллин вафат
Әбелхәер Сафиуллин вафат

Озакка сузылган каты  авырудан Уфа “Нур” татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе,  режиссер Абылхәер Касыйм улы Сафиуллин вафат булды.

Әбелхәер Сафиуллин 1943 елның 15 августында Кушнаренко районының Каратәкә авылында туа. Туган авылында сигезьеллык мәктәп тәмамлаганнан соң Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесында, Уфа дәүләт сәнгать институтында укый.

1976 елдан Башкорт дәүләт академия драма театрында куелыш бүлеге мөдире, 1980 елдан Сибай башкорт драма театрында режиссер, соңрак бүлек мөдире булып эшли. 1990 елда Уфага күчеп килеп, 1994 елга кадәр Уфа дәүләт сәнгать институты каршындагы укыту театры мөдире була.

Башкортстанда милли хәрәкәт көчәйгәч Мәҗит Мөдәрисов белән татар театры оештыру эшенә алына. 1989 елда  Уфа “Нур” татар театр студиясе төзи, 1991 елда студиягә “Уфа “Нур” татар дәүләт театры” статусы бирелә.

1997-2016 елларда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры булып эшли.

Әбелхәер Сафиуллин татар театрының репертуарын баетуга зур өлеш керткән шәхес. Аның тарафыннан  Кәрим Тинчуринның “Галиябану”, “Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”, Мостай Кәримнең “Кыз урлау” һәм башка бик күп классик әсәрләр куелды.

Мәрхүм белән хушлашу мәрәсиме 11 март Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында узачак.

 

“Башинформ” фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: