Барлык яңалыклар
Шәхес
22 гыйнвар 2022, 15:30

Шәймиевка Изге апостол ордены!

Татарстанның экс-президенты Минтимер Шәймиев Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләнде.

Шәймиевка Изге апостол ордены!
Шәймиевка Изге апостол ордены!

Русия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Минтимер Шәймиевне дәүләт алдындагы казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде. Президент шулай ук Минтимер Шәймиевка 85 яшьлек юбилее уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

“Сезнең эшчәнлегегез, тормышыгыз Татарстан белән тыгыз бәйле. Сезнең белән эшләргә яки очрашырга туры килгән һәркем һөнәри һәм кешелеклелек сыйфатларыгызны, зирәклегегезне һәм гадилегегезне, яхшы мөгамәләдә һәм диалог алып бара белүегезне һәрвакыт билгеләп үтә.

Республиканы борылыш чорында җитәкләгәндә, сез кыенлыклардан курыкмадыгыз, үз фикерләрегез һәм принципларыгызга тугры калдыгыз, шул ук вакытта иң катлаулы, кискен проблемаларны хәл итүгә карата конструктив алымнар үрнәген күрсәттегез. Төбәкнең социаль-икътисади үсешенә, аның мәдәни, рухи традицияләрен саклауга зур өлеш кертүегез сезгә чын-чынлап иң югары иҗтимагый абруй һәм зур илебездә хөрмәт казанырга булышлык итте. Ә сезнең христиан һәм мөселман мәдәни һәм дини һәйкәлләрен торгызуга юнәлдерелгән проектлар тынычлык һәм татулык кыйммәтләрен ныгытуның мөһим символларына әверелде”, диелә Владимир Путинның котлау телеграммасында.

 


Фото: kazanreporter.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: