Барлык яңалыклар
Шәхес
18 гыйнвар 2022, 23:38

Юнир Салаватов – урам себерүче!

Уфа хакимияте җитәкчеләре урам себерүчеләргә хезмәт хакларын 60 мең сумга кадәр арттырырга вәгъдә бирде.

Юнир Салаватов – урам себерүче!
Юнир Салаватов – урам себерүче!

Хәзерге вакытта Башкортстан башкаласында коммуналь хезмәтләргә биш меңнән артык эшче җитми. 2022 ел башында Уфада кар яву белән җитди проблема – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең җитмәве үзен сиздерде. Узган атнада республиканың торак-коммуналь хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Алан Марзаев Уфада урам себерүчеләр һәм коммуналь техника операторларына кытлык барлыгын белдергән иде. Әйтик, нормативларга ярашлы, кар чистарту өчен 5 664 эшче җитми. Түрә аларның җитмәвенең төп сәбәбе – эшчеләрнең түбән хезмәт хакларыннан дип аңлатты.

2022 елның 1 февраленнән түрәләр хезмәт хакын арттырырга вәгъдә итә.

– Коммуналь хезмәт эшенең мөһимлеген һәм җаваплылыгын аңлап, Уфа хакимияте шәһәрне җыештыруда эшләүчеләргә хезмәт хакларын күтәрү өчен акча бүлде. 1 февральдән юл эшчеләренә, механизаторларга, шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы системасы шоферларына хезмәт хаклары артачак, – дип белдерде башкала мэры Сергей Греков.

Әйткәндәй, башкорт эстрадасындагы популяр юморист Юнир Салаватов та бүген бер оешмада урам себерүче булып эшли.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: