Барлык яңалыклар
Шәхес
18 гыйнвар 2022, 23:35

Кем ул Солтан Габәши?

Солтан Габәши, беренче татар музыкасы белгече һәм фольклорчы-этнограф буларак, фольклор экспедицияләре вакытында 200дән артык татар, 100ләп башкорт көйләрен җыя һәм туплый.

Кем ул Солтан Габәши?
Кем ул Солтан Габәши?

Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубында фәһемле бер очрашу булды.

Танылган җырчы, Русиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан республикаларының халык артисты, республиканың Салават Юлаев исемендәге, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Идрис Газиев Солтан Габәши иҗаты, аның тормыш юлы белән таныштырды.

Солтан Хәсәнгата улы Габәши 1891 елның 1 маенда Казан губернасының Казан өязе Кече Солабаш авылында туа, 1942 елның 8 гыйнварында БАССР, Борай районы Чалкак авылында вафат була. Композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе буларак билгеле. Авыр, каршылыклы язмышлы иҗат кешесе бик күп эзәрлекләүләргә дучар була. Аның бай иҗатының шактый өлеше бүгенгә кадәр өйрәнелми калган.

Солтан Габәши, беренче татар музыкасы белгече һәм фольклорчы-этнограф буларак, фольклор экспедицияләре вакытында 200дән артык татар, 100ләп башкорт көйләрен җыя һәм туплый.
Идрис Газиев шул җырларның берсен генә башкарып күрсәтеп, архивта нинди тирән мәгънәле башкорт җырлары өйрәнелми калуына инандырды.

 

Илдар ЕНИКЕЕВ фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: