Барлык яңалыклар
Шәхес
12 гыйнвар 2022, 18:04

Дилбәргә дә ... яшь тулган!

Дилбәр “Тулпар”ның проза бүлеге мөхәррире һәм Язучылар берлегенең секция җитәкчесе буларак татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә.

Дилбәргә дә  ...  яшь тулган!
Дилбәргә дә ... яшь тулган!

Бүген билгеле язучы, журналист, филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган матбугат хезмәткәре, Илдар Юзеев исемендәге премия иясе Дилбәр Булатова-Сөләйманованың алтын юбилее.
Булатова (Сөләйманова) Дилбәр Данис кызы Башкортстанның Чакмагыш районы Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч, Калмашбаш урта мәктәбен, БДУның татар-урыс филологиясе бүлеген тәмамлый. Мәктәптән алтын медаль тагып чыкса, университетта кызыл диплом иясе була.

Хикәяләре “Тулпар” журналы оештырган конкурста, “Иделем акчарлагы”, “Таян Аллаһка” әдәби бәйгеләрендә җиңүче булды. Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күргән өч китап (“Туй”, “Көлдән яралган гөл”, “Соң түгел…”) авторы. “Туган як әдипләре” (2013) уку әсбабының автордашы, “Төрки-баск параллельләре” дигән фәнни китап авторы.

Ул 1994 елдан “Тулпар” журналында хезмәт итә. Башкортстан Язучылар берлеге каршында эшләгән татар әдипләре берләшмәсенең проза секциясе рәисе. Дилбәр “Тулпар”ның проза бүлеге мөхәррире һәм Язучылар берлегенең секция җитәкчесе буларак татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертә.

Киләчәктә иҗат чишмәсе саекмавын, китаплары шапылдап чыгып торуын, җәмәгате Кәрим, улы, кызы, кияве, килене һәм дөнья тутырачак оныклары белән чөкердәшеп бәхетле озын гомер кичерүен телибез.

 

Фото: syuyumbike.ru/news

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: