Барлык яңалыклар
Шәхес
6 гыйнвар 2022, 15:51

Хуш, Алмас абый!

6 гыйнвар күренекле галим Алмас Шәйхулов арабыздан китте.

Хуш, Алмас абый!
Хуш, Алмас абый!

6 гыйнвар күренекле галим Алмас Шәйхулов арабыздан китте. Ул 50 елга якын Башкорт дәүләт университетының татар кафедрасында эшләде. 2010-2021 елларда кафедра мөдире булды. Ул эшләгән чорда белем алган һәркем галимне яхшы яктан гына искә ала.

Алмас абый 1945 елның 25 октябрендә Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туган. 1963 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Туймазы геофизик җиһазлар һәм аппаратуралар заводында электр слесаре булып эшли.

1964-1965 елларда Туймазы районының Түбәнге Бишенде авылындагы кичке мәктәптә урыс теле һәм әдәбиятыннан укыта. 1965-1975 елларда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының татар-урыс бүлегенә укырга керә. 1975 елда университетны тәмамлаганнан соң Туймазы шәһәренең 7 санлы урта мәктәбендә ике ел урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1975 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли. 1978 елда кандидатлык, 2001 елда докторлык диссертациясе яза.

Алмас Шәйхулов алтаистика һәм чагыштырма-тарихи тел белеме өлкәсендә зур эшчәнлек алып баручы галим булды. Аның 500дән артык хезмәте басылып чыккан.

Ул соңгы көннәренә кадәр “Идел-Кама-Урал этнолингвистик төбәгенең төрки, монгол, фин-угыр һәм һинд-европа халыкларының рухи мәдәнияте” фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире булды. Алмас абыйда белем алган һәркем аның перфокарталарын яхшы хәтерлидер.

Алмас Шәйхулов 6 гыйнвар Уфаның Көньяк зиратына җирләнде.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: