Шәхес
3 Января 2022, 08:18

Бүген якташыбыз туган көнен билгели!

Бүген Русия Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган табибы Римма Әмир кызы Үтәшева туган көнен билгели.

Бүген якташыбыз туган  көнен билгели!Бүген якташыбыз туган  көнен билгели!
Бүген якташыбыз туган көнен билгели!

 


Ул 1952 елның 3 гыйнварында Бүздәк районы Сабай авылында туган. 1975 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген 1975 елда Уфа шәһәренең 1нче бала табу йортында табиб-акушер-гинеколог булып башлый, аннары 17нче шәһәр клиник хастаханәсендә эшли. 1976-1978 елларда 1нче бала тудыру йортының табиб-акушер-гинекологы. 1978-1988 елларда-табиб-акушер-гинеколог, бүлек мөдире, 1988-2008 елларда – Уфа шәһәренең 4нче клиник бала тудыру йортының баш табибы урынбасары. 2013 елдан Башкорт дәүләт медицина университетының Акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе вазыйфасын алып бара.

Римма Үтәшева COVID-19 белән бәйле сорауларга җавап бирү өчен 2020 елда оешкан Ковидка каршы ситуацион үзәк җитәкчесе булды.

Узган – 2021 елда Русия Дәүләт думасы депутаты булып сайланды. Ул Дәүләт думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы.

 


Фото: rb7.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас