Барлык яңалыклар
Шәхес
14 декабрь 2021, 15:05

Вөҗданлы тормыш үрнәге

14 декабрьдә Русиядә күренекле галим, җәмәгать эшлеклесе, диссидент Андрей Сахаровны искә алу көне билгеләнә.

Вөҗданлы тормыш үрнәге
Вөҗданлы тормыш үрнәге

Ул 1921 елның 21 маенда Мәскәүдә физика укытучысы гаиләсендә дөньяга килә. 1942 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын тәмамлый. 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең П.Н. Лебедев исемендәге Физика институтының аспирантурасына укырга кереп, 1947 елда кандидатлык диссертациясе яклый. 1953 елда физика фәннәре докторы дәрәҗәсен ала һәм СССР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

Андрей Сахаров водород бомбасының “атасы” булып санала. Әлеге корал китерәчәк афәтләрне барысыннан да яхшырак аңлаганлыктан, ул бар гомерен атом-төш шартлатуларына каршы көрәшкә багышлый. 1960 еллар азагыннан башлап СССРда кеше хокукларын яклау хәрәкәтенең башында тора. Дәүләт тарафыннан эзәрлекләнүчеләрне яклый, үлем җәзасын тыю өчен көрәшә, совет гаскәрләренең Әфганстанга кертелүенә кискен каршы чыга. Тынычлыкны саклау өчен салган хезмәтләре өчен ул 1975 елда Нобель премиясенә лаек була.

Совет хөкүмәте Андрей Сахаровның хокук яклау өлкәсендәге эшчәнлеген ничек тыярга белми. 1980 елда ул барлык хөкүмәт бүләкләреннән дә мәхрүм ителеп, Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәренә сөрелә. Бары тик “үзгәртеп кору” процесслары башлангач кына ул азат ителеп, Мәскәүгә кире кайтарыла. Халык депутаты итеп сайлана, демократик хәрәкәтнең башында тора.

1989 елның 14 декабрендә йөрәк өянәгеннән вафат булып, Мәскәүнең Востряков зиратына җирләнә.

Бүген Андрей Сахаровның исеме илебез халкы өчен вөҗданлы тормыш, һәртөрле гаделсезлекләр белән килешмәүчәнлек үрнәге булып хезмәт итә. Аның якты истәлеге гади кешеләрнең күңелләрендә мәңге сакланыр.

Фото: culture.ru

Вөҗданлы тормыш үрнәге
Вөҗданлы тормыш үрнәге
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: