Барлык яңалыклар
Шәхес
2 декабрь 2021, 20:28

Даян Мурзинга һәйкәл куелды

Башкортстанның Кушнарен районында “кара генерал” Даян Мурзинга бюст ачылды. Ул Кушнарен районының күппрофильле һөнәри көллияте  ихатасына куелды.

Даян Мурзинга һәйкәл куелды
Даян Мурзинга һәйкәл куелды

Башкортстанның Кушнарен районында “кара генерал” Даян Мурзинга бюст ачылды. Ул Кушнарен районының күппрофильле һөнәри көллияте  ихатасына куелды. Болар турында Кушнареннан татар оешмалары берлеге рәисе Илфир Гәрәев сөйләде:

 

“Даян Мурзин икенче дөнья сугышына кадәр  1936-1938 елларда шушында укыган һәм соңыннан районыбызда укытучы булып эшләгән. Фронтка Кушнареннан китә. 40 градус суыкта җәяү күрше район үзәге Бакалыга атлап килеп, шуннан сугышка китә.

“Һәйкәлне куярга пенсионерлар, татар җәмәгатьчелеге  һәм районнан сайланган республика парламенты депутаты  Илдар Дәүләтов кына матди ярдәм кертте. Һәйкәл барлыгы 300 мең сумга төште”, диде Илфир Гәрәев.

Чарада Бөтендөнья татарлары конгрессы  рәисе  Данис Шакиров та катнашты.

 

Фото: Башинформ.ру

 

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: