Барлык яңалыклар
Шәхес
28 июль 2021, 17:46

Эльбруска менгән Рөстәм Нәбиев куллары белән тагын бер тауны яуламакчы

Узган елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин онлайн очрашуда Рөстәм Нәбиевка: “Балаларың бар бит, бик сикергәләмә”, – дип әйткән иде.

Эльбруска менгән Рөстәм Нәбиев куллары белән тагын бер тауны яуламакчы
Эльбруска менгән Рөстәм Нәбиев куллары белән тагын бер тауны яуламакчы

Уфада хәрби хезмәттә казарма җимерелеп ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев турында фильм премьерасы булды. “30 000 бәрү” дип аталган бу фильм Агыйдел елгасы буендагы амфитеатрда узды. Әлеге фильм Рөстәмнең 2020 елның сентябрь аенда Эльбрус тауларын яулавына багышланган. Фильмның “30 000 бәрү” дип аталуы егетнең кулларындагы бозваткыч белән кыядагы бозга бәрә-бәрә менүен аңлата. Чарада Рөстәм Нәбиев һәм аның хатыны Индира, әтисе Илгиз Нәбиев һәм үги әнисе Алина да катнашты. Фильм алдыннан Рөстәм Эльбруска менүе турында сөйләде, азак тамашачыларның сорауларына җавап бирде.

Рөстәм Нәбиев сентябрь аенда тагын бер биеклек яуларга җыену турында да сөйләде:

“Аллаһ бирсә, сентябрь Һималайга барабыз. Анда Непал дәүләтендә Манск тавы бар, биеклеге – 8156 метр, аңа менү тагы да авыррак булачак. Шулай да мин үземнең көчемә ышанам. Барсы да яхшы булыр дип өметләнәм”, – диде Рөстәм Нәбиев.

Узган елның декабрендә Русия Президенты Владимир Путин онлайн очрашуда Рөстәм Нәбиевның бу экстремаль адымы уңаеннан: “Балаларың бар бит, бик сикергәләмә. Шулай да үзең кара инде”, – дип әйткән иде.

 


Мөнир Вафин фотосы.

Эльбруска менгән Рөстәм Нәбиев куллары белән тагын бер тауны яуламакчы
Эльбруска менгән Рөстәм Нәбиев куллары белән тагын бер тауны яуламакчы
Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: