Барлык яңалыклар
Шәхес
15 июль 2021, 23:19

Шагыйрь Салават Рәхмәтулласыз да калдык

...Боргаланып аккан сулар сыман, Бу дөньядан китеп барышым.

Шагыйрь Салават Рәхмәтулласыз да калдык
Шагыйрь Салават Рәхмәтулласыз да калдык

Тагын бер шәхесебезне югалттык. Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче күренекле татар шагыйре Салават Рәхмәтулла сиксәненче яшендә вафат булды. Ул соңгы берничә атнада авыруы сәбәпле, Мәскәүдә яшәүче кызында тәрбияләнә иде.

Салават Ибраһим улы Рәхмәтуллин 1942 елның 1 февралендә әдәбиятка Галимҗан Ибраһимовны биргән Авыргазы районы Солтанморат авылында туа. Авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Стәрлетамак шәһәре төзелешләрендә балта остасы булып эшли. 1960-1965 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Туган районында, Ишембай һәм Гафури районнарында укытучы, балалар йорты мөдире, мәдәният йорты мөдире була. 1984 елда Стәрлетамакка күчкәннән соң шәһәрнең ял паркы мөдире вазыйфасын башкара, хаклы ялга чыгар алдыннан “Ашкадар” гәзитендә эшли.

Салават Рәхмәтулланың дистәгә якын китабы нәшер ителде. Ул балалар өчен шигырьләр дә иҗат итте, тәрҗемә белән дә шөгыльләнде.

Аккан сулар – узган гомер кебек,

Бата-бата тирән уйларга,

Күзләремне тутырып карап калдым

Боргаланып акккан суларга...

 


Эх, боралмам гомерем агышларын,

Боралсам да сулар агышын.

...Боргаланып аккан сулар сыман,

Бу дөньядан китеп барышым, дип язган иде ул “Ага сулар” исемле шигырендә. Шагыйрь боргаланып аккан сулар кебек китсә дә, мул, бәрәкәтле иҗат калдырды.

Галимҗан Ибраһимов һәм Илдар Юзеев исемендәге бүләкләр иясе Салават Рәхмәтулла 17 июль Стәрлетамакта җирләнәчәк.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: