Нибары 15-20 ел эчендә безнең туклану да бөтенләй үзгәрәчәк икән: атаклы футуролог Курцвайль 2040 елга кешелек нанотехнологияләр ярдәмендә җитештерелгән һәм туклыклылык сыйфатлары буенча молекуляр дәрәҗәдә камил булган ризыклар белән тукланачак, дип фикер йөртә. Моны безгә әлегә аңлап бетерү дә читен. Димәк, ул вакытка без үзебез берни дә үстермибез? Әллә җир, һава һәм туфрак ризык үстерергә шулкадәр яраксыз булачакмы? Моңа Финляндиянең атаклы футурологы Ристо Линтури фаразлары бераз ачыклык кертә: «Киләчәктә кешелек үзенә кирәкле ризыкны, яшелчәләрне кухняда урнашкан мини-теплицаларда үстерә алачак. Ул барлык кирәкле программалар белән дә тулыландырылган, «яңгыр» да вакытында «явып», җылылык та кирәкле температурада булачак», – ди ул. Бер генә сорау кала: ит, сөт, май, каймак чыганагы булган сыерларны да кухнядагы «махсус абзарларда» асрарбызмы икән? Әллә инде ул вакытта чын итнең ни икәнен онытып, тәрәзә төбендә үстергәнне генә кулланырбызмы?
Фото: Freepik.com