Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
23 март 2025, 18:23

Кем туйганчы йоклый – шул симерми

Теләгәнчә ашап та симермәгән кешеләр бар.

Кем туйганчы йоклый – шул симерми
Кем туйганчы йоклый – шул симерми

Кемдер ябыга алмый җәфалана, диетага утыра, тик сизелерлек нәтиҗәсе булмый. Шул ук вакытта теләгәнчә ашап та симермәгән кешеләр бар.

Табиблар бу мәсьәләне күптән өйрәнә. Эндокринологлар фикеренчә, матдәләр алмашыну тизлегенә артык май тукымасы, мускуллар массасы, тән төзелеше һәм кешенең ничә яшьтә булуы тәэсир итә. Тикшеренүләргә караганда, бер яшьтән егерме яшькә кадәр матдәләр алмашыну елына өч процентка кими. Егермедән алтмышка кадәр үзгәрми, алтмыштан соң ел саен бер процентка якын кими бара.

Кем туйганчы йоклый, шул симерми, чөнки аппетитка һәм туенуга тәэсир итүче матдәләр табигать билгеләгән тәртиптә ми үзәкләрендә эшләнә.  Микробиома (кешедәге тере организмнар) метаболизмга, ягъни матдәләр алмашынуына йогынты ясый. Кеше антибиотиклар эчсә, моның да симерүгә китерүе ихтимал.

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас