Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
13 февраль 2025, 19:16

Яшьлеккә кайтаручы эликсир

Мондый процедураны 5 елга бер тапкыр ясыйлар.

Яшьлеккә кайтаручы  эликсир
Яшьлеккә кайтаручы эликсир

1. Һәр иртә саен ач карынга бер бал калагы лимон согы, 1 бал калагы сыек бал һәм бер аш кашыгы зәйтүн маеннан торган катнашма эчегез.

2. 400 гр сарымсакны изеп, шуңа 24 лимон согын кушыгыз. Яхшылап болгатып, киң авызлы банкага тутырып, өстен марля белән бәйләп 24 көнгә төнәтергә куегыз. Кулланыр алдыннан болгатырга кирәк. Ярты стакан суга бер бал кашыгы шушы катнашманы болгатып көн саен йокларга ятар алдыннан эчегез. Дәвалау курсы катнашма беткәнче дәвам итә.

3. Һәр көн саен 50-100 грамм шыттырылган бодай, солы яки арпа бөртеге ашагыз.

4. 500 мл чистартылмаган көнбагыш мае, 500 грамм бик нык итеп вакланган сарымсак, 300 гр. арпа (“перловка” дигәне дә ярый, ләкин иске булмасын) алыгыз. Май белән сарымсак измәсен бергә кушып бутагыз да, 3 көнгә караңгы салкын урынга төнәтергә куегыз. Аннары шул сарымсаклы майга алдан бик нык вакланган арпа онын кушыгыз да, яхшылап бутап, әзер “элексир”ны суыткычта саклагыз. Менә шуны ай дәвамында ашар алдыннан ярты сәгать кала 1әр бал кашыгы кабып куярга кирәк. Мондый процедураны 5 елга бер тапкыр ясыйлар.

Фото: freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас