Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
18 декабрь , 21:05

Ашый-ашый яшәрик!

Уфа табиблары организмның яшьлеген озынайтырга ярдәм итә торган азык-төлекләрне атады.

Ашый-ашый яшәрик!
Ашый-ашый яшәрик!

Уфадагы сугыш ветераннарының республика госпитале табиблары сүзләренчә, сәламәтлек һәм яхшы иммунитет өчен рационга клетчаткага бай, омега-3, майлы кислоталар, шулай ук цинк, тимер һәм йод өстәргә кирәк. Мондый азык-төлеккә карабодай, кабак төше керә. Аларны салатка, зәйтүн маена, шулай ук яшелчәләргә өстәргә мөмкин: бу азыклар рационның алтмыш процентын алып торырга тиеш. Шулай ук табиблар менюда әстерхән чикләвеге, диңгез продуктлары, кефир, эремчек кебек сөттән әчетеп ясалган азыкларны  кулланырга киңәш итә.

Фото: Уфа.кп

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: