Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
16 декабрь , 19:26

Бәхетле булсасың килсә...

Безнең бәхет башкаларны бәхетле итүгә бәйле.

Бәхетле булсасың килсә...
Бәхетле булсасың килсә...

Бу хәл 500 кеше катнашкан семинар вакытында булган, семинар уртасында аның алып баручысы, ягъни спикер кинәт кенә пауза ясаган да, барысына, бергә бер күнегү башкарырга тәкъдим иткән. Ул һәркемгә кабартылган шар өләшеп чыккан һәм аңа үзегезнең исемнәрегезне языгыз дигән. Шуннан соң шарларны җыйган да, аерым бер бүлмәгә кертеп куйган. Аннары семинарда катнашучыларга: “Шушы бүлмәгә кереп, биш минут эчендә үзегезнең исем  язылган шарны табыгыз”, – дигән. Барысы да зтешә-төртешә, бер-берләренә бәрелешә-бәрелешә үзләренең шарларын эзләргә ташланганнар, нәтиҗәдә бүлмәдә коточкыч хаос башланган.

Биш минут үткән, ләкин 500 кешенең берсе дә үзенең шарын таба алмый чыккан. Аннары спикер аларга шушы бүлмәгә берәмләп керергә һәм теләсә-кайсы бер шарны алып, аны шул шарга кем исеме язылган шул кешегә бирергә кушкан. Бер-ике минуттан инде барлык шарлар да ияләре кулында булган.

“Тормышта да нәкъ шулай. Барысы да кайдандыр бәхет эзләү белән мәшгуль, ә аның, чынлыкта, кайда икәнен бөтенләй белмиләр дә. Безнең бәхет еш кына башкалар бәхете белән бәйле ул. Аларны бәхетле итегез һәм үзегез дә бәхетле булырсыз”, – дигән спикер.

 

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: