Сер итеп кенә
5 Августа 2024, 18:10

Бавырны һәм үт юлларын тазарту

Солы – даруларның даруы.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бавырны һәм үт юлларын тазартуБавырны һәм үт юлларын тазарту
Бавырны һәм үт юлларын тазарту

1. Бер калак тазартылган солыга ярты литр су коеп, төнгелеккә калдырырга. Әгәр дә сезнең кан басымыгыз күтәрелә икән,  бер калак арпа ярмасы (перловка) кушарга. Иртән шуны капкачын япмыйча гына ике минут кызу утта кайнатырга, соңыннан биш минут талгын утта капкач ябып акрын гына кайнатырга, 10 минут тастымал ябып өстәлгә куеп торырга кирәк. Сөзеп өч көн буе ашар алдыннан эчәргә.

2. Бер стакан солыны тазартып, юып, бер литр кайнар су кушып, төнгелеккә термоста калдырырга. Иртән сөзеп, ач карынга эчәргә. Төнәтмәне иртәгәсе көнгә калдырырга ярамый, ачый. Дәвалау курсы – ун көн.

 

Фото: kiziltan.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас