Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
19 июль , 14:38

Каныбызны куертмыйк!

Организмга су җитмәгәндә, кан үзенең сыеклык запасларын бирәчәк, димәк, куерачак. ә моңа юл куярга ярамый.

Каныбызны куертмыйк!
Каныбызны куертмыйк!

Организмга су җитмәгәндә, кан үзенең сыеклык запасларын бирәчәк, димәк, куерачак. ә моңа юл куярга ярамый. Шуңа   канны сыекларга ярдәм итүче түбәндәге ризыкларны ашарга яки эчәргә киңәш ителә.

Куркума, дарчин (корица) һәм имбир кан тамырларын сыгылмалы итә, кан басымын төшерә, кан оешуны киметә.

Сарымсак антиоксидантларга бай, кандагы холестеринны киметә, йөрәк-кан тамыры авыруларын даюлауда ярдәм итә.

Балык (аеруча диңгезнекеләр) тромбоцитлар туплануга комачаулый торган файдалы майлы селтеләргә бай.

Җиләк-җимешләрдән караҗиләк (черника), кура җиләге, хөрмә кан куеруны киметә, кан тамырларын ныгыта.

Шулай ук кан составын яхшыртуда чөгендер, алма серкәсе, какао, ачы шоколад, көнбагыш, суган, чия, җир җиләге, лимон да ярдәм итә.

 

Фото: proza.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: