Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
11 июнь , 21:05

Йокы кайчан файдалы?

Тыныч йокылар сезгә!

Йокы кайчан файдалы?
Йокы кайчан файдалы?

22     сәгатьтә

Канда лейкоцитлар ике тапкыр күбәя. Тән температурасы төшә. Биологик сәгать йокларга вакыт җиткәнен хәбәр итә.

23     сәгатьтә

Бөтен тән киеренкелектән котыла, тынычланып кала, һәр күзәнәктә тернәкләнү процессы бара.

24 сәгатьтә

Өндәгеләр төшкә әйләнә. Баш мие эшләвен дәвам итә, көндәлек мәгълүматларны тәртипкә китереп эшкәртә.

Тәнге 1 дә

Йокы бик сизгер. Көндез сыкрый башлаган теш нәкъ менә шул вакытта кинәт яңадан сызлый башлый.

Сәгать  2 дә

Бөтен әгъзалар ял итә, тик бавыр гына тынгылык белми, организмны шлаклардан чистарта.

Сәгать 3тә

Артерия кан басымы төшкән, сулыш алу акрын.

Сәгать 4тә

Баш миенә кан акрын килә, кеше уянырга әле әзер түгел. Ә ишетү әгъзалары бик сизгер, аз гына тавыш та йокыны качыра ала. Сәгать 5тә

Бөерләр ял итә, мускуллар йокымсырый, матдәләр алмашы

акрынайган, ләкин организм уянырга әзер инде.

Сәгать 6да

Бөер өсте бизләре канны адреналин гормоны белән баета башлый. Организм уянырга җыена.

Сәгать 7дә

Торып душ астына басу өчен иң кулай вакыт. Бу вакытта дарулар да җиңелрәк үзләштерелә.

 

Фото: weblinks.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: