Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
17 Май , 22:55

Ит кулланмый аксым һәм майларны кайсы азыклардан алырга?

Ит азыкларында булган аминокислоталарны үсемлекләрдән дә алырга була.

Ит кулланмый  аксым һәм майларны кайсы азыклардан алырга?
Ит кулланмый аксым һәм майларны кайсы азыклардан алырга?

Кан әйләнешен, нервыларны, шулай ук, чәч, тән тиресе һәм тырнаклар сәламәт булсын өчен В төркеме витаминнары кирәк. Ул иттә, бавырда һәм йомыркада күп. Ә үсемлекләрдән аларны кузаклылар, соя, чикләвек һәм  гөмбәләрдән алырга була. Чикләвекләр аеруча файдалы, алар инсульт булдырмый, акыл һәм йөрәк эшчәнлеген, иммунитетны яхшырта.

Омега-3кә бай диңгез азыкларын да  үсемлекләр алыштыра ала,  алар горчица һәм рапс майларында бар. Шулай ук, аны  шпинат, авокадо һәм чикләвекләр алыштыра.

Азыкларны төрләндергән саен организмга файдалы микроэлементлар да күбрәк керәчәк.

 

Фото: alluki.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: