Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
23 март , 13:34

Равил МОСТАФИН. Гыйбарәләр

Көтелмәгән кунак тизрәк килә.

Равил МОСТАФИН. Гыйбарәләр
Равил МОСТАФИН. Гыйбарәләр

Акыллы башлар арткан саен, юләрләр дә кимеми.

Ач ачны аңлый, тук тукны аңламый.

Бәхетле кеше бәхетнең ни икәнен белми.

Белмәгәнне белгән саен, белгәннәре дә онытыла.

Бер көнлек тә — мәңгелек, мәңгелек тә бер көнлек булырга мөмкин.

Бер сүзгә йөз төрле җавабы әзер кешедән дә куркынычы юк.

Гаугалы яшәүнең башы — чибәр хатын.

Гомер буе баш иеп яшәсәң, гәүдә төзелеше генә түгел, шәүлә төзелеше дә үзгәрә.

Елауның башы бик еш көлүдән башлана.

Иректәге тоткынлыктан да зуррак капкын юк.

Канатлы ат булу өчен, канатларың күп тапкыр киселү зарур.

Кеше акчага якынайган саен, акылыннан ерагая бара.

Көтелмәгән кунак тизрәк килә.

 

Фото: “Безнең гасыр авазы”

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: