Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
7 март , 20:46

Сәламәтлек өчен иң кирәкле азыклар

Витаминга бай азыклар.

Сәламәтлек өчен иң кирәкле азыклар
Сәламәтлек өчен иң кирәкле азыклар

Табиблар фикеренчә витаминнар һәм микроэлементларның тәүлеклек нормасын туклану белән генә тутыру шактый кыен. Моның өчен 3500 калориядән дә ким булмаган азык ашарга кирәк, ә ул кадәр азык кулланган очракта, авырлык артачак. Әмма кайбер ризыкларга игътибар итәргә кирәк. Бу витаминга бай азыклар.

Беренче продукт омега-3 һәм башка файдалы майлар буенча лидер. Анда калий, фосфор, хром, В, РР һәм Д витаминнары күп. Бу лосось.  Ул тире һәм чәч торышын яхшырта, кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерә, Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын киметә.

Икенче продукт – брокколи. Бу РР, U витаминнары һәм бета-каротин белән тәэмин итүче.

Өченчегә клетчатка, пектин, каротин, С һәм Е витаминнары, В төркемендәге барлык витаминнар, фолий кислотасы булган томатлар керә. Белгечләр фикеренчә, помидорның яман шешкә каршы үзлекләре күп кенә фәнни тикшеренүләр белән расланган. Рак күзәнәкләре барлыкка килү табигый антиоксидант ликопинны кисәтә.

Шулай ук  авокадо  һәм сыер бавыры да файдалы. Соңгысында көчле антиоксидант булган  селен бар. Төрле витаминнар алу өчен төрле  ризыклар ашарга кирәк: җиләк-җимеш, яшелчә, балык, йомырка, кош, ит, чикләвек, орлык (семена).

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: