Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
8 февраль , 22:31

Уң күз кычытса – шатлыкка

Кычыту юрамышлары.

Уң күз кычытса – шатлыкка
Уң күз кычытса – шатлыкка

Аяк табаны кычытса – юл көтелә (яисә кунак килә).

Ияк кычытса – күчтәнәчкә (керәшеннәрдә).

Борын кычытса – кунак килә (күчтәнәчкә).

Ирен кычытса – татлы әйбер ашыйсың (үбешүгә).

Каш кычытса – ояласың.

Сул күз кычытса – елыйсың.

Уң күз кычытса – шатлыкка.

Тел очы кычытса – кем беләндер кычкырышасың.

Бит очы (яңак) кычытса – яраткан белән очрашасың.

Җилкә кычытса – бик авыр халдә каласың.

Ун чигә кычытса – сине мактыйлар.

Сул чигә кычытса – хурлыйлар.

Уң як каш кычытса – шатлыкка.

Сул як каш кычытса – борчуга.

Маңгай кычытса – бер дә күрмәгән кеше белән очрашасың.

Сул колак кычытса – салкынга.

Ун колак кычытса – җылыга, аязга.

Уң уч кычытса – акча керә

Сул уч кычытса – акча чыга

Кул кычытса – күрешергә.

Арка кычытса – симерүгә, тазаруга.

Уң як кычытса – һава торышы яхшыруга.

Сул як кычытса – һава торышы бозылуга.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: