Теле ачылмаган баланы көзгегә каратсаң – теле озак ачылмаячак, акылга җиңел булачак.
Көзгегә карап ашасаң – ирең (хатының) көнче була.
Кояш баеганнан соң көзгегә карасаң – матурлыгың бетә, “йөз суың” китә, йөз нурың сүнә.
Кич (төнлә) көзгегә карасаң – гомерең кыска була.
Көзге төшеп ватылса – тормышың бозыла.
Югалткан көзгеңне табып алсаң – карама, ташла, бозым эләгүе бар.
Көзгең югалса – бозымнан саклану чараларын күр. Кемдер сине көзге аша сихерләргә мөмкин.
Юл чатыннан тапкан көзгегә карама – зәхмәт, авыру эләгер.
Суга, елгага, чишмәгә көзге ташлама – су алыр.
Карый торган көзгенне кояш астында калдырма – сипкел чыгар.
Карт-карчыклар йортындагы көзгегә карасаң – тиз картаясың.
Чибәр-күркәм кеше көзгесенә карасан – чибәрләнәсең.
Авыру кеше көзгесенә карасан – авырыйсың.
Үлгән кеше караган көзгеләрдән дә сакланырга кирәк – ул караган кечкенә көзгеләрне жыеп күмеп куярга да мөмкин.
Кеше үлгән (мәет кергән) йортта барлык көзгеләрне дә каплап куялар. Аларга үлем сурәте төшеп калырга, соңыннан башкаларга да күчәргә мөмкин.
Фото: freepik.com