Барлык яңалыклар
Сер итеп кенә
24 гыйнвар , 21:13

Тән тарту юрамышлары

Уң күз кабагы тартса — шатлыкка.

Тән тарту юрамышлары
Тән тарту юрамышлары

Аяк тартса — сәфәр көтелә (мал артыр).

Сул аяк тартса — байлык булыр, әмма сәдака бирергә кирәк.

Уң балтыр тартса — күп авырлык  күрерсең.

Бот тартса — шатлыкка.

Арка тартса — хурлыкка (дога кыл, сәдака бир).

Корсак тартса — кеше күзеннән  бозым (сәдака бир).

Утырыр жирең тартса — малың артыр.

Табан тартса — ерак юлга.

Ияк тартса — сөенечкә, шатлыкка.

Уң колак тартса — шатлыкка.

Сул колак тартса — ризыгың  киң булыр.

Ирен тартса — белгән кешеңне күреп сөйләшәсең.

Иреннең кырые тартса — хат укыйсың.

Уң күз кабагы тартса — шатлыкка.

Сул күз кабагы тартса — борчуга.

Уң каш тартса — сөенечкә.

Сул каш тартса — халыктан яла сүз, гамь булыр.

 

Фото: freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: